Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында африка чумасы үтеп керүгә юл куймау буенча җитди сөйләшү булды

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе утырышында дуңгызларда африка чумасы чиренең үтеп керүенә юл куймау буенча җитди сөйләшү булды.

Утырыш эшен комиссия җитәкчесе Илнур Юсупов алып барды. Дуңгызларда африка чумасының яңа очрагы Ульяновск өлкәсенең Кузоватов районында теркәлгән. Бу турыда утырышта Алексеевск территориаль дәүләт ветеринария инспекциясенең бүлек мөдире Нияз Дәүләтханов хәбәр итте. Африка чумасы – бик куркыныч йогышлы чир. Ә Ульяновск безгә терәлеп диярлек торган өлкә. Аннан Татарстанга, безнең районга әлеге яман авыру үтеп кермәсен өчен барлык саклану чараларын күрү зарур. Иң мөһиме, ул тарафтан дуңгызлар, дуңгыз ите, шул иттән эшләнгән продукция сатып алмаска, аны районга кертүне чикләргә кирәк. Ул яктан терлек азыгы да кертмәү хәерле.

Утырышта Ульяновск өлкәсеннән районга килеп сәүдә итүчеләр эшен контрольга алу турында да сүз барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев