Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында агрокөллият укучылары хуҗалыкларда практика үтә

​​​​​​​Алексеевск агрокөллиятенең район филиалын тәмамлаучы студентлар хуҗалыкларда практика узалар. 

 

Агрокөллият филиалы җитәкчесе Илнур Сираҗев әйтүенчә, районның “Хузангай”, “Кызыл Шәрык”, “Яшь көч” кебек эре аграр предприятиеләре белән килешүләр төзелгән. Сигез студент район ветеринария берләшмәсендә практика уза.

–Чыгарылыш укучыларыбыз производствода хезмәт күнекмәләре үзләштереп кенә калмаслар, үзләрен потенциаль хезмәткәрләр итеп тә күрсәтә алырлар дип өметләнәбез. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә  безнең студентларны үзләренә җәлеп итә алырга тиеш,–ди филиал җитәкчесе.

Хуҗалыклардан тыш, студентлар мәктәп ашханәләрендә ашчылар, кондитерлар һәм кулинарлар сыйфатында үзләренең осталыкларын чарлыйлар. Быел агрокөллиятнең район филиалын киң профильле 18 тракторчы, 16 пешекче һәм 13 ветеринария белгече тәмамлый.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев