Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында агымда­гы елда ниләр эшләнәчәк?

Базарлы Матакта яшәүчеләрне нинди яңалыклар көтә?

Базарлы Матак авыл җирлеге җыенында район һәм җирлек башлыгы Александр Никошин агымда­гы елда район үзәгендә ниләр эшләнәчәге турында сөйләп үтте. 

-Филиппов урамында 12 фатирлы өй төзү, аның 8 фатиры медицина хезмәткәрләренә биреләчәк.

-Чаңгы базасы янәшәсендә сквер төзү (14,8 миллион сум). Перспективада спорт мәйданчыклары, велосипед юллары, роли­кларда йөрүчеләр өчен экстрим-парк бул­дыру. Территория озынлыгы 1,6 км.

-Базарлы Матак урта мәктәбендә ризык әзерләү блогын ремонтлау, җиһазландыру (10 миллион сум).

-Җәяүлеләр юллары төзү.

-“Безнең ишегалды” программасы буен­ча Базар һәм Төзүчеләр урамнарындагы күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү.

-Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә циф­рлы һәм гуманитар юнәлешле “Үсеш нок­тасы” укыту үзәге ачу.

-С.Лисенков исемендәге музейны реконструкцияләү проектын эшләтү (3,2 миллион сум).

-Көньяк урамында яңа су башнясы кую.

-Лисенков, Совет, Көнчыгыш, Шоңкар, Филиппов, Көнбатыш, Тимирязев, Ба­зар, Сөләйманов урамнарында юлларны төзекләндерү.

-“Ромашка” һәм “Каенкай” балалар бакчала­ры янәшәсендә автомобильләр кую өчен мәйданчыклар төзү.

-Авылның төньяк өлешендә 50 йорт салу өчен коммуникацияләр үткәрү (газ, электр, су).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев