Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында алиментлар буенча 6 миллион сумнан артык бурыч җыелган

Районда алиментлар буенча бурычлы 110 кеше исәпләнә.

Болар үз балаларын тәрбияләүгә  закон белән билгеләнгән средстволарны түләүдән тайчанучы  намуссыз ата-аналар. Районның өлкән суд приставы Ольга Самарина хәбәр иткәнчә, алиментлар буенча бурычларның гомуми суммасы 6 миллион 192 мең сум тәшкил итә. Әлеге әҗәтләрнең  иң кечкенә дигәне 10 мең сумнан артып китсә, иң зур бурыч 900 мең сумга җиткән. Газиз балалары өчен тиешле акчаны түләмәүчеләрнең 14 е – хатын-кызлар. Алар барысы да ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән күке-әниләр.

Алимент бурычларын түләтү мәсьәләсенә хәзер аеруча зур игътибар бирелә. Өлкән суд приставы әйтүенчә, быел 29 кешедән балаларына әҗәтләрен тулысынча түләтүгә ирешкәннәр. Суд алиментларын түләтергә дип карар чыгарган бәндәләрнең исәп-хисап счетларына арест салына, транспорт чаралары, күчемсез милекләре белән теркәү гамәлләре башкару тыела. Алимент түләүдән качып йөрүчеләр  административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла. Быел әҗәтле ике кешегә карата җинаять эше ачылган, суд аларны шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев