Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында алкоголь эчемлекләр сатучы кибетләр саны бер айда өчкә кимегән

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында көн тәртибендә беренче мәсьәлә итеп алкогльле продукция реализацияләү барышын тикшерделәр.

Утырышны башкарма комитет җитәкчесе Илнур Юсупов алып барды. Ә төп мәсьәлә буенча аның төбәк үсеше буенча урынбасары Эльвира Нуруллина чыгыш ясады.

Аракы һәм шәраб, сыра сату буенча районда хәлләр болайрак икән. Гыйнвар башында мондый эчемлекләрне лицензияләре  булган 79 сәүдә ноктасы саткан. Әмма бер ай эчендә алар саны өчкә кимегән. Сатучылар моны бүген алкоголь сатуның табыш китермәве белән аңлата (он-лайн касса тоту кыйммәт, арадашчылар белән эшләү дә керемне чикли). “Ә бит әле биш-алты ел элек кенә районда 139 сәүдә предприятиесе алкогольле продукция реализацияләү белән шөгыльләнә иде. Вәзгыятьне дөрес бәяләргә кирәк: кибеттән сату күпме кимесә, “идән асты” сәүдәсе шулкадәр иркенәеп чәчәк ата, көмешкә елга булып ага”, – диде ачынып Эльвира Нуруллина.

Чыгыш ясаучылар узган елның 10 ае нәтиҗәләреннән чыгып сөйләделәр. Без дә күз салыйк ул саннарга: сәүдә нокталары шушы вакыт эчендә халыкка 211 мең 463 литр спиртлы эчемлек саткан. Бу һәр әлкилегә (әби-бабай-бәбиен санап) 11,09 литр дигән сүз. 20017 ел белән чагыштырганда беренче күрсәткеч 3,3 процентка, икенчесе 0,24 литрга кимегән.

Колакка сары май булып ягылырлык “кимегән” сүзенә алдашырга кирәкми, диләр белгечләр. Химия лабораториясендәге кушылган савытлар кебек, берсендә кимедеме, димәк, икенчесендә арткан. Заводта җитештерелгән куркынычсыз (шартлы рәвештә, билгеле) аракы кибетләр киштәләрендә азрак урын ала икән, димәк, бу авылда аны “итәк астыннан” сатып җибәрүчеләргә иркенлек килгән. Көмешкә  кайнатучылар да үз керемен ала тора.

Һәр авылда бар андый сатучылар, диләр мәгълүматлы кешеләр. Әмма күршесе, авылдашы  сәламәтлеген куркыныч астына куеп кесәсен калынайтучыларны ансат кына тотып та, аларга җәза биреп тә булмый, дәлилләр кирәк икән бит. Менә соңгылары белән бөтенләй эш харап икән. Район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин әйтүенчә, контроль сатып алу, шуның белән закон бозучының эзенә төшү бик авыр. “Идән асты” аракы “бароннары”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев