Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында алты тонна гошер сәдакасы җыелган

Район мөселманнары быелгы уңыштан алты тонна яшелчәне гошер сәдакасы итеп тапшырганнар.

Бакчаларда өлгергән уңышның бер өлешен гошер сәдакасы итеп җыю соңгы елларда районыбызда әйбәт гадәткә әйләнде. Быел да әлкилеләр бу игелекле акциядә актив катнаштылар. Район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев әйтүенчә, авылларда бәрәңге, кишер, суган, чөгендер кебек яшелчәләр, бал, кайнатмалар, тозлаган һәм маринадлаган яшелчәләр җыйганнар. Әлеге нигъмәтләр Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия  фондына, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына тапшырылган. Шулай ук районыбыздагы мохтаҗ гаиләләргә дә өлеш чыгарылган. Бу изге эштә Базарлы Матак, Карга, Абдул Салман, Түбән Биктимер, Яңа Чаллы, Үргәгар, Урта Әлки авыллары халкы аеруча актив катнашкан.

Ирек хәзрәт аңлатуынча, гошер бирү зәкятнең бер төре булып санала. Ә зәкят исә ислам диненең өченче баганасы.

–Гошер җирдә үскән игеннән, яшелчә һәм җиләк-җимештән, балдан бирелә. Үзең су сибеп үстергәннең егермедән бере, яңгыр суы белән үскәннең уннан бере ятимнәргә, мескеннәргә, гариб-горабаларга, мохтаҗларга сәдака итеп бирелергә тиеш. Гошер сүзе уннан бере дигәнне аңлата,–ди район мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев