Әлки районында “Алтын үзән” сәнәгать мәйданчыгына коммуникацияләр үткәрелә
Яңалыклар

Әлки районында “Алтын үзән” сәнәгать мәйданчыгына коммуникацияләр үткәрелә

Базарлы Матак янәшәсендә төзелүче “Алтын үзән” (“Золотая долина”) сәнәгать мәйданчыгында су өчен сква­жина борауланган иде.

 

Хәзер инде бирегә су башнясы урна­штырылды һәм 200 метр озынлыгында суүткәргечләр салына башлады.

Сәнәгать мәйданчыгына инде электр ли­ниясе дә сузылган. Биредә үз эшләрен алып барырга теләүчеләр ташламалы шартлар­да, барлык коммуникацияләр үткәрелгән мәйданчыкта биналар корып хезмәтләрен җәелдерә алалар. “Алтын үзән” сәнәгать мәйданчыгында эш башлап җибәрергә теләк белдергән эшкуарлар бар инде.


Нет комментариев