Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ашлама запасы арта

​​​​​​​Былтыр бу көннәрдә инде тырмалауга керешкәнбез

Районда 23 мең 777 гектарда чәчелгән уҗым басуларын иртә яздан тукландырырга ашлама запасы җитәрлек.

Сабан вакытында исә тагын 18 мең 824  гектар җирдә бөртеклеләрне минераль ашламалар кертеп чәчәсе була. Шуңа да бу көннәрдә хуҗалыкларда минераль ашлама ташу белән  җитди шөгыльләнәләр. Район игенчеләре алдына бер гектар чәчү мәйданына 71 килограмм тәэсир итү матдәсе исәбеннән ашлама кертү планы җиткерелде. Әйтик, “ВостокЗернопродукт” хуҗалыкларында  көзеннән кертелгән ашламаны да исәпкә алганда,  бу норманы 67 килограмм итеп үтәрлек “кыр сые” запасы бар. “Хузангай” җәмгыяте исә гектарга 96,4 килограммга кадәр ашлама туплый алган. “Яшь көч”нең  әлегә 61,2 центнер запасы бар. Крестьян-фермер хуҗалыклары әле бу яктан аксый – ашлама запаслары бер гектарга уртача 22,6 килограмм гына тәшкил итә.

Узган ел бу көннәрдә туңга сөрелгән җирләрне тырмалау башланган иде инде. Быел яз соңара. Хәер, кинәт җылытып җибәрергә дә мөмкин. Шуңа да җиргә җитәрлек күләмдә минераль ашламалар кертерлек запас булдыру турында ныклап кайгырту зарур.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев