Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында автоинспекторлар мототранспортны махсус таныклыксыз йөрткән дүрт үсмерне тоткарлаган

Эштән кайтып киләм, юлдан очыртып ике мотоцикл узып китте. Руль артында – япь-яшь малайлар. Башларына каска да кимәгән үзләре. Мотоцикл белән бәйле фаҗигале бер хәл искә төшеп, йөрәк “жу” итеп куйды.

Берничә ел элек Казанда яшәүче бер танышларыбызның үсмер уллары әнә шул ике көпчәкле транспорт чарасында  харап булды. Җәйге каникул вакытында авылга дәү әниләренә кайткач, мопеды белән агачка бәрелә ул.  Бердәнбер улларын югалткан әти-әнинең ничек өзгәләнүләрен сүз белән әйтеп аңлатырлык түгел... Кызганыч, мондый үкенечле очраклар турында юк-юк та ишетелеп тора.

–Җылы көннәр башлангач, юлларда мотоцикллар һәм скутерлар арта. Ә бит бу транспорт чаралары белән идарә итүнең  хәвефле яклары шактый. Ник дигәндә, аларның пассив хәвефсезлек чаралары юк. Ә үзләре шактый югары тизлек җыярга сәләтле,–ди район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин.

Районның баш автоинспекторы әйтүенчә, тизлек артыннан куып, ике көпчәкле транспорт йөртүчеләр еш кына үзләрен куркыныч астына куялар. Мотошлем кебек саклану чараларын кимиләр, киемнәрендә һәм транспорт чараларында яктылык кайтаргыч элементлар кулланмыйлар. Үз мөмкинлекләрен бәяләмәү, әйтик, кискен тормозга басу, борылышларны югары тизлектә узу аркасында мотоциклчылар күп вакыт авария ситуацияләре тудыралар. Республикада мондый аварияләрнең фаҗига белән тәмамлану очраклары да бар икән.

–Бездә дә мотоциклчыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары булып тора,–ди Рәис Сафин. – Әле шушы арада гына исерек хәлдә мотоциклга утырган 34 яшьлек ир-атны тоткарладык. Мондый очракта машина йөртүчеләргә каралган кебек үк кырыс җәза чаралары кулланыла. Әлеге бәндә ел ярымга кадәр транспорт йөртү хокукыннан колак кагачак, 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк.

“Права”сы булмаган үсмерләрнең ике көпчәкле транспортка утырып чабуы да баш бәласенә әйләнгән. Әйтик, бу җәйдә шундый 4 үсмер тоткарланган.

Баш автоинспектор аңлатуынча, мотоцикл белән идарә итү балигъ булган, ягъни 18 яшькә җиткәннәргә генә рөхсәт ителә. Моның өчен “А” категорияле “права” булу зарур.

–Мопед һәм скутерда йөрү өчен махсус таныклык булмаса да ярый, дип уйлаучылар бар. Закон нигезендә ул ничек? Әлеге транспорт чаралары белән ничә яшьтән идарә итәргә була?

–Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, мопед һәм скутер механик транспорт чарасы санала һәм аларда йөрү өчен “М” категорияле “права” булу зарур. Бу транспорт белән идарә итү өчен шулай ук теләсә кайсы бүтән ачык категорияле “права”да ярый (пригодны). Мопед һәм скутер белән 16 яшькә җиткән затларга идарә итү рөхсәт ителә. Мондый транспортны “права”сыз йөрткән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф салу каралган,–ди районның баш автоинспекторы.  

Моннан тыш, кагыйдә бозган үсмернең әти-әнисенең дә акча янчыгы шактый бушарга мөмкин. Үзеңнең транспорт чарасын аны йөртү хокукы булмаган затка  тапшырган өчен 30 мең сумга кадәр штраф каралган.

Ике көпчәкле транспорт соңгы вакытта шактый популярлашты. Шуны онытмагыз,мототранспортка утырыйм дисәң, һичшиксез аңа хокук бирә торган таныклыгың – “праваң” булу зарур. Мотоцикл-мопедларда хәвефсез йөрү өчен юлда үтә игътибарлы булырга, һәрчак саклану чараларын файдаланырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Гомумән, юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемнән бик игътибарлы һәм сак булу сорала. Район автоинспекторлары әлкилеләрне шуңа өнди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев