Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында автомобиль белән идарә итү буенча ярышлар үткәрелде

Район ДОСААФ оешмасы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына багышлап егетләр һәм кызлар арасында автомобиль белән идарә итү буенча ярышлар үткәрде.

Ярышларда Базарлы Матак һәм Алпар урта мәктәпләренең, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең автосыйныфларында укучылар катнашты, Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен, автомобиль белән идарә итү осталыкларын күрсәттеләр.

Ярышларда гимназия укучылары командасы беренче урынны алды. Икенче урында Алпар, өченче урында Базарлы Матак мәктәбе командалары.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң әйбәт белүчеләр дип гимназиядән Руслан Дәминов һәм Алмаз Сәлахов танылды. Җиңүчеләр диплом һәм бүләкләргә ия булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев