Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы оештырды

Узган атнада ДОСААФның район оешмасы ЮХИДИ бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе белән бергәләп “Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы оештырды.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Ярышларда сигез мәктәп командасы катнашты, аларның һәркайсында өчәр укучы бар иде. укучылар автоклассларда шөгыльләнәләр. Конкурсантларга юл хәрәкәте кагыйдәәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен, автомобиль белән төрле фигуралар ясап йөрү осталыкларын күрсәтергә кирәк булды.

Нәтиҗәләрне командалар өчен дә, шәхси беренчелек юнәлешендә дә чыгардылар. Ике этап нәтиҗәләре буенча беренче урынны Гәби Дәүли исемендәге гимназия командасы, икенче урынны Базарлы Мәктәбе укучылары алды. Өченче урында – Алпар мәктәбе укучылары.

Гимназия укучылары Ранис Гобәйдуллин һәи Ранис Фәттахов мактаулы беренче һәм икенче урынга лаек булдылар, пъедесталның өченче баскычына Алпар мәктәбе укучысы Артур Әхмәтҗанов күтәрелде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен Түбән Әлки мәктәбе укучысы Илсинә Гәрәева барысыннан да яхшырак белә икән. Хузангайдан Даниил Ражков, автомобиль белән идарә итеп, катлаулы фигуралар ясап күрсәтте. Түбән Әлки мәктәбеннән Ульяна Темниковага тамашачылар симпатиясе призы бирелде.

Җиңүчеләр һәм призерлар “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең грамоталары һәм бүләкләренә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев