Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бакчага йөрүче сабыйлар янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен өйрәнә

Базарлы Матактагы “Теремкәй” балалар бакчасында янгын хәвефсезлеге темасына дәрес булды.

Аны районның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов үткәрде. Аның әйтүенчә, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләренә һәм гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тоту зарурлыгына балаларны кече яшьтән үк өйрәтә башларга кирәк. Бу җәһәттән сабыйлар белән әңгәмәләр үткәрү генә түгел, төрле уеннар оештыру да әйбәт нәтиҗә бирә. Балалар уен барышында хәвефсезлек кагыйдәләрен ныграк төшенә, ә физик күнегүләр аларның җитезлеген, реакциясен арттыра. Малайлар-кызлар рәхәтләнеп бәйгеләрдә катнаштылар, биремнәрне актив үтәп, сорауларга бик теләп җавап бирделәр. МЧС хезмәткәре белән бергә караган “Янгында үзеңне тоту кагыйдәләре” дигән мультфильм аларның дәрестә өйрәнгәннәрен тагын да ныгытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев