Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балалар өчен Каравон үткәрделәр

​​​​​​​Рус теле көне алдыннан район үзәгендәге “Каенкай” балалар бакчасында Каравон рус халык бәйрәме үткәрделәр.

 

Рус милли костюмнары кигән өлкән төркем балалары халык җырларын һәм биюләрен башкардылар. Музыка җитәкчесе Анисия Кель сабыйларга бәйрәмнең ничек барлыкка килүен, аның традицияләрен үтемле итеп сөйләде. Аннан соң бәйгеләр һәм викториналар башланды. Малайларга һәм кызларга рус халкының көнкүреш әйберләре турындагы табышмаклар бигрәк тә ошады. Табышмакларны тәрбияче Людмила Мухина әзерләгән иде.

–Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын бәйрәм итү җәһәтеннән балалар өчен 40 данә төрле милләт костюмнары сатып алдык. Аларны киеп чыгыш ясау балаларга бик ошый. Июньдә сабыйлар өчен чуаш бәйрәме Уяв һәм татар милли бәйрәме Сабан туе үткәрергә дә ниятлибез. Безнең төп бурычыбыз – балалар туган телләрендә аралашсын, районыбызда яшәүче халыкларның мәдәнияте нигезләрен, традицияләрен яхшы белсен,–ди балалар бакчасы җитәкчесе Гөлназ Латыйпова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев