Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балалар күңел ачтылар һәм клоун Гоша һәм Пи-пи тычканы белән бергә уйнадылар

4 гыйнвар көнне район үзәге Геройлар паркында район мәдәният хезмәткәрләре «Яңа ел уеннары» дип исемләнгән программа белән балаларның күңелен ачтылар.

Чанада куышурга, бозда шуарга, кар белән атышып уйнарга, эстафеталарда катнашырга, алып баручыларның табышмакларына җавап бирергә кызлар һәм малайлар, аларның әти-әниләре, әбиләр һәм бабайлар җыелды. Һава торышы сынатмады. Балалар Әтәч, Аю, Кар бабай, Үгез сыннары әйләнәсендә саф һавада уйнадылар. Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары үз куллары белән кар һәм боздан ясаганнар бу җанварларны.

Ике командага бүленеп, балалар бик телеп барлык уеннарда да катнаштылар. Әйтергә кирәк, клоун Гоша (Эльвира Зыятдинова) һәм Пи-пи тычканы (Аида Гайнетдинова) бик тырыштылар. Уен программасы ахырында бергәләп фотога төштеләр һәм барлык катнашучыларга тәм-томнар өләштеләр.

 

Фикер

Азамат (4 яшь) һәм Айсылу (5 яшь) Сәлаховлар:

– Без Яңа елга Казаннан авылга кайттык. Әби безне паркка алып килде. Безгә монда бик ошады. Бигрәк тә чанада шуу, себеркегә атланып йөгерүләр кунелгэ хуш килде. Безнең команда кар өстендә "Күңелле каникуллар"дигән сүзләр язды.

Туйбикә Сираева, пенсионер:

- Яшемә карамастан, балаларның кызыклы уеннарын карарга килдем. Хәтта чыршы тирәли әйлән-бәйлән йорергә дә өлгердем. Мәдәният хезмәткәрләре бик тырыштылар. Ялсыз эшләүләрен күрәм. Алар бәйрәм тудыралар, тирә-юньдәгеләрнең кәефен күтәрәләр, моның өчен аларга зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев