Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балалар кул эшләре аукционында 35 мең 900 сумлык әйбер сатылды

Бүген балалар иҗат йортында аукцион үткәрелде.

 

Фоторепортаж

Сатуга район мәктәпләрендә һәм балалар иҗат йортындагы түгәрәкләрдә укучылар кулы белән эшләнгән әйберләр куелган иде. Ниләр генә юк иде алар арасында: төрле материаллардан ясалган күз явын алырлык чәчәкләр, картиналар, бәйләгән, чигелгән әйберләр, агач эшләнмәләр. Балалар күңел җылысын салып, зур тырышлык белән башкарган әлеге кул эшләнмәләрен “Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә катнашучылар бик теләп сатып алдылар.

Аукционны район мәдәният йорты хезмәткәре Илфат Кыямов  оста итеп алып барды. Балалар ясаган әйберләрне күпләр куелган бәядән шактый кыйммәткәрәк сатып алдылар. Бу җәһәттән район башлыгы Александр Никошин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов үрнәк күрсәттеләр. Балалар иҗат йортының оештыру-масса бүлеге җитәкчесе Гөлнара Мәрдиева әйтүенчә, аукционда 35 мең 900 сумлык әйбер сатылган. Әлеге акчаларны “Оста куллар” түгәрәкләре өчен материаллар алуга тотачаклар икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев