Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балалар “Яшь имәннәр” лагеренда ял итә

Быел коронавирус инфекциясе аркасында балалар ялы “соңара төште”. “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда беренче смена 3 июльдә башланды. Биредә хәзер 27 малай һәм кыз ял итә. Бу гадәттәгедән ике тапкыр диярлек кимрәк.

“Яшь имәннәр”дә быел гына мәктәпкә баручылар да, инде зур сыйныфларда укучылар да бар. Отрядлар төрле яшьтәге балаларны берләштерә. Бу лагерьда балаларның ялын оештыруда мөһим бер фактор.

Балалар белән шактый тәҗрибәле әйдәманнар эшли. Кирилл Леонтьев ярты ел тирәсе “Артек” халыкара лагеренда хезмәт куйган. Быел ул Төркиядәге балалар лагерена стажировкага барырга җыенган булган, әмма билгеле сәбәпләр аркасында әлеге нияте чынга ашмый калган. Икенче әйдәман – Альфред Гаязов – студент. Ул да балалар ялын оештыруда яңа кеше түгел. Лагерьның өлкән әйдәманы Ләйлә Гаязова инде күп еллар дәвамында балалар белән эшли. Ул эшенең чын остасы, теләсә кайсы бала белән уртак тел таба белә.

Лагерьда балалар өчен барлык шартлар тудырылган. Әти-әниләргә газизләре өчен куркасы юк. Җәйге ял Роспотребнадзор таләпләре нигезендә оештырыла. Биналарга кергәндә кулларны эшкәртү өчен антисептик чаралар куелган. Йокы бүлмәләрендә караватлар 1,5 метр ара белән урнаштырылган. Лагерь хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе белән зарарланмауга тикшерү үткән. Персонал бөтен смена дәвамында битлек һәм перчатка режимын үтәргә бурычлы. Бу таләп балаларга һәм даими рәвештә алар белән аралашучы педагогларга кагылмый. Хезмәткәрләр смена тәмамланганчы лагерьдан чыгып йөрергә тиеш түгел, шуңа күрә алар өчен дә яшәү шартлары тудырылган. Шулай ук тиешле күләмдә индивидуаль саклану, дезинфекцияләү чаралары, контактсыз термометрлар булдырылган.

Лагерьда балаларның хәвефсезлеге – иң мөһиме. “Яшь имәннәр”нең бөтен территориясе  видеокүзәтү системасы, яктырткычлар белән җиһазланган. Хәвефсезлекне шәхси сак предприятисе хезмәткәрләре дә тәэмин итә.

Лагерьда быел әти-әниләр көннәре юк, алар смена дәвамында бирегә керә алмый. Әмма бу балалар үзләренең әтиләре һәм әниләре белән аралашудан мәхрүм дигән сүз түгел. Лагерьда мобиль телефон челтәре һәм интернет яхшы “тота” – малайлар-кызларга кичләрен смартфоннарын файдаланырга рөхсәт ителә.

–Әти-әниләр биредәге вакыйгалардан хәбәрдар. Безнең махсус ватсап төркеме бар. Анда кирәкле мәгълүмат, чаралардан фотолар һәм видео урнаштырабыз,–ди балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина.

27 июльдән 14 августка кадәр бадминтонга мөкиббәннәр өчен икенче смена оештырыла. Профильле сменада балалар ялын оештыру белән тренер Максим Муштаков шөгыльләнәчәк. Ә 18-25 августта каратэчылар сменасы үткәрү планлаштырыла, анда тренер Андрей Зиньков була. Икенче һәм өченче сменаларга теләге булган һәр бала килә ала. Анда физик күнегүләр белән шөгыльләнергә туры киләчәген истә тотарга кирәк. Көзге һәм кышкы каникуллар вакытында да “Яшь имәннәр”дә балалар ялы оештырылачак. Монда барысы  120 үсмерне җәлеп итү күздә тотыла.

Район балалары өчен “Сәләт” лагерена да квоталар бүлеп бирелгән. Анда иң актив, иҗади һәм сәләтле балалар барачак. “Сәләт”тә ял бишәр көнле өч профильле сменада оештырыла. Беренче сменада (21-25 июль) бездән 10 бала, ә икенче (27-31 июль) һәм өченче (3-7 август) сменаларда 25 әр үсмер  ял итә алачак.

Балалар ялын оештыру җәһәтеннән барлык сораулар белән Балалар иҗат йортына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Татарстандагы балалар лагерьлары турындагы мәгълүматларны шулай ук dol.tatar.ru сайтында карарга була.

 

 Игелекле гамәлдә катнашыйк

“Яшь имәннәр”дә алдагы сменаларда күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче сабыйларны да күбрәк ял иттерәсе иде.

Балаларга шундый мөмкинлек тудыруда, ягъни юлламалар сатып алуда ярдәм итүне сорап район җитәкчелеге хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә, аерым кешеләргә мөрәҗәгать итә. Кайбер хезмәт коллективлары бу игелекле гамәлдә катнашырга өлгергәннәр инде.

“Яшь имәннәр”дә балалар ялы өчен гаять әйбәт шартлар тудырылган. Күбрәк яшь әлкилеләр җәйге каникулларын шунда үткәрсен, саулыгын ныгытсын өчен үзебезнең өлешне кертсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев