Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балалы әниләр яңа һөнәрләр үзләштерә

Декрет ялындагы һәм алты яшькәчә баласы булган, беркайда да эшләмәгән әниләр хәзер курсларда укып яңа һөнәрләр үзләштерә ала.

Моның өчен район хезмәт белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балалы әниләр өчен уку курслары “Демография” илкүләм проекты кысаларында оештырыла. Район хезмәт белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Алексей Шувалов аңлатканча, һөнәрләр төрлелеге чикләнмәгән. Курсларның дәвамлылыгы төрлечә – нинди һөнәр сайлауга карап, берничә айдан бер елга кадәр. Уку бушлай. Һөнәри осталыгын күтәрергә яисә яңа профессия үзләштерергә теләгән әниләргә курслар бәясе генә түгел, юл һәм багажны йөртү чыгымнары, фатир бәясе, тәүлеклек яшәү акчасы да түләнә, стипендия дә бирелә. Дистанцион уку мөмкинлеге дә каралган. 

Алексей Шувалов әйтүенчә, бездә инде бухгалтерлар әзерләү курсларына укырга кергән яшь әниләр бар. Берничә кеше җиңел автомобиль йөртүче һөнәрен үзләштерергә теләк белдергән. Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы базасында пешекчеләр әзерләү төркеме туплау нияте дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев