Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Балкыш-Сияние” бәйгесендә йөзгә якын кеше катнаша

Районда “Балкыш-Сияние” ветераннар фестивале башланды (старт алды).

Быел ул ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм районыбыз төзелүгә 90 ел тулуга багышлана. Фестивальнең район туры җиде кустта үтә. Анда йөзгә якын кеше катнаша. “Балкыш-Сияние” сәхнәсендә җыр-биюгә, сәнгатьле сүзгә оста талантлы өлкәннәребез чыгыш ясый. Фестиваль кысаларында шулай ук кул эшләре осталарының хезмәте һәм фантазиясе тудырган эшләнмәләр күргәзмәләре оештырыла. Бер сүз белән әйткәндә, бу фестиваль – актив тормыш позицияле, яшьләрчә тынгысыз, сәнгатькә гашыйк  өлкәннәрнең осталык бәйгесе ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев