Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында башка милләт вәкилләре яшәүнеуңай кабул итәбез

Безнең төбәктә күп гасырлар инде берничә милләт вәкилләре дус-тату гомер итә, туган ягыбызны үстерү, тормышыбыз дәрәҗәсен күтәрү өчен төрле тармакларда кулга-кул тотышып эшли. 

 
Әлки районы – күп милләтле як дип әйткәндә беренче чиратта татар, рус һәм чуаш халыкларын күз алдына китерәбез. Әмма узган гасырның соңгы дистә елында башланып киткән үзгәрешләр халыкларның олы күчешенә китерде. Һәм безнең якларга да СССР дигән бөек илебез составында булган республикалардан күченеп кайтучылар күбәйде. Авылларыбызда, район үзәгендә яшәүчеләр арасында колакка ят фамилияләр яңгырауга күнектек. Хәзер арабызда үзбәк, әзербәйҗан, таҗик һәм башка милләтләр вәкилләре яшәүне шулай кирәк дип кабул итәбез, яңа күршеләребез белән рәхәтләнеп аралашабыз, бөек Тукай әйтмешли, “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яшибез.
РФ Федераль миграция хезмәте идарәсенең район пунктыннан алынган мәгълүматлар түбәндәгеләрне сөйли: соңгы ике елда безнең районга Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Украина Республикаларыннан, Сербиядән килгән гражданнарның шактые арабызда даими яши башлаган. Яңа күршеләребез арасында иң күбе -Үзбәкстаннан килүчеләр: узган елда даими яшәүчеләр саны 21 булган, быел тагын 19 кеше килгән. Узган 2020 елда Әрмәнстаннан 6, Кыргызстаннан – 5, Таҗикстаннан – 9 шул илләр гражданнары килгән булган. Гомумән алганда бу илләрдән килгән 56 чит мәмләкәт гражданины Әлки җирендә даими яшәгән.
Быелгы саннарга күз салыйк: ел башыннан алып миграция исәбенә шул ук илләрдән безгә килгән 49 гражданинны куйганнар. Даими яшәүче чит дәүләтләр гражданнары саны быел 38 не тәшкил итә. 
Яңа күршеләребез арасында төрле һөнәр ияләре бар. Әйтик, район хастаханәсендә эшләүче, безне бар осталыкларын куеп дәвалаучы табибларыбыз күптән инде әлкилеләрнең ихтирамын казанып өлгерделәр.
Тормышыбыз үзгәрә, шул исәптән районда яшәүчеләрнең милли составы да үзгәрешләр кичерә. Бу халыкның менталитетында да чагыла: без, яңа күршеләребез белән аралашып, башка халыкларның мәдәнияты, гореф-гадәтләре, холкы, милли ризыклары турында күбрәк беләбез. Ә балаларыбыз  үзбәк, әрмән, кыргыз һәм башка милләтле малайлар-кызлар белән аралашып үсә. 
Илебез тыныч, тормышыбыз имин булсын. Ә туган ягыбызга килеп урнашкан яңа күршеләребез халкыбыз бердәмлеген ныгытуга үз өлешләрен кертсеннәр иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев