Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында БДИ тапшыру көннәре билгеле булды

Быел бердәм дәүләт имтиханнарында катнашу турындагы гаризаларны 1 февральгә кадәр тапшыру зарур

Район урта мәктәпләрен бу елда 56 укучы тәмамлый. 1 февральгә кадәр алар нинди фәннәрдән имтихан тапшырасыларын да аныкларга тиешләр. Сынауны теләгән кадәр фәннән бирергә була. Ә менә рус теле һәм математикадан БДИ имтиханнары – һәр чыгарылыш укучысы өчен мәҗбүри. Математикадан бары бер – база яисә профиль дәрәҗәсен генә сайларга мөмкин. Калган фәннәрне укучылар нинди вузга керергә планлаштыруларына карап сайлыйлар.

Быел да унберенчеләр өчен дәүләт имтиханнары өч этапта узачак. Төп этап 25 майдан 29 июньгә (по) кадәр, алдан тапшыру – 20 марттан 13 апрельгә, өстәмә этап 4 сентябрьдән 22сенә кадәр. Имтиханнар исемлеге мондый: 25 май – рус әдәбияты, география, информатика, 28 май – рус теле, 1 июнь – математика (база һәм профиль дәрәҗәсе), 4 июнь – тарих, физика, 8 июнь – химия, җәмгыять белеме, 11 июнь – чит телләр (язма өлеше), биология, 15 июнь – чит телләр (телдән), 16 июнь – чит телләр (телдән).

БДИ буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда биремнәрдә җитди үзгәрешләр көтелми. Имтихан барышын онлайн-күзәтүчеләр тикшереп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев