Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Хәйдәров вафат булды

Югары Әлки авылында яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Хәйдәров вафат булды.

Мәхмүт Вакыйф улына 93 яшь иде. Ул 1944 елда фронтка алына. Пулеметчы булып Польшада хезмәт итә. Сугыш беткәч тә әле тиз генә авылына кайта алмый, 1951 елга кадәр хәрби хезмәттә була. Мәхмүт ага гомере буе туган авылы Югары Әлкидә яшәде, колхозда, аннан соң мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләде. Ветеран балалары тәрбиясендә яшәде.

Районыбызда хәзер Бөек Ватан сугышында катнашкан биш ветеран исән-сау (аларның берсе Ульяновскида яши).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев