Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга тагын бер һәйкәл ачтылар

Иске Хурада авылында сугыш кырларында һәлак булган авылдашларга багышланган мемориал ачу тантанасы булды.

Чарага өлкәннәр дә, балалар да җыелды. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ленар Әһлиуллин, Әлки һәм Спас районнары хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, Сиктермә-Хузангай авылы Изге Николай Чудотворец храмы настоятеле иерей Андрей Матвеев, авыл мәктәбе укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тыл хезмәтчәннәре һәм авыл халкы катнашты.

Иске һәйкәлне сүтеп, төзүчеләр Константин Скрипачев һәм Евгений Садиванкин аның урынына яңасын ясап куйдылар. Төзелешкә акча авыл җирлеге бюджетыннан бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев