Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бер көндә ике авария булды

Авариядә үсмер кыз зыян күрә.

2 гыйнварда көндез бер белән ике сәгать арасында “Алексеевск-Югары Колок” автомобиль юлының Ташбилгедән ерак түгел урынында Базарлы Матак ягына килүче “Лада Калина” автомобилен йөртүче югары  тизлектә хәрәкәт итеп машинасын әйләндереп каплата. Авариядә үсмер кыз зыян күрә.

Шул ук көнне 14 сәгать 45 минутта Урта Әлки авылы тирәсендә юлда “Шеврале –Авео” автомобилен йөртүче зур тизлек белән барган җирдән шулай ук машина белән әйләнеп каплана. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч яшьлек малай зыян күрә. Бәхеткә, бала махсус креслода утырган була, шуңа күрә зыян сәламәтлеге өчен куркыныч түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев