Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бердәм дәүләт имтиханнары башланды: бүген алты укучы сынау тота

Бүген, 3 июльдә, урта мәктәп тәмамлаучылар беренче бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

Бүген география, рус әдәбияты, информатика фәннәреннән сынау билгеләнгән. Безнең районда дүрт укучы географиядән, ике укучы информатикадан имтихан тапшырачак. Рус әдәбиятыннан сынау үтүчеләр юк.

Бердәм дәүләт имтиханнары Базарлы Матак урта мәктәбе базасында уза. БДИ буенча муниципаль координатор Алсу Зәйнуллина хәбәр итүенчә, имтихан аудиторияләренә керер алдыннан укучыларның да, оештыручыларның да температурасы үлчәнгән, антисептиклар белән куллары эшкәртелгән. Оештыручылар битлек һәм перчаткалардан. Ә укучылар өчен битлек-перчаткалар куллану ирекле.

Гадәттәгечә, имтихан тапшыручылар аудиторияләргә металл детекторлар аша уза, кабинетлар видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазланган. Географиядән имтихан 3 сәгать, информатикадан 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк.

Быел БДИны вузга керергә теләүчеләр генә тапшыра. Безнең районда урта мәктәп тәмамлаучы 56 укучының 45е БДИ тапшырырга теләк белдергән. Шулай ук узган ел мәктәп тәмамлаган бер кеше быел имтихан тотачак.

Мәктәп тәмамлаучыларны вузларга кабул итү августта булачак.

БДИ тапшыручы егет-кызларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев