Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Бердәм Россия” партиясенең күчмә кабул итү пункты эшләде

Пункт башта Карга авылында булып, авыл халкыннан тәкъдим-наказлар кабул итте. Каргада яшәүчеләрне барыннан да битәр эчәр суларының сыйфатсыз булуы борчый икән. Бу авылдан җиде наказ алынды.

Аннары мобиль пункт Базарлы Матактагы мәдәният йорты каршында тукталды. Район үзәгендә яшәүчеләрне беренче чиратта кайбер урамнарда юллар булмау, җәй айларында су белән тәэмин итүдә өзеклекләр борчый икән. Сайланачак депутатлар шулай ук кайбер категория гражданнарны  социаль яклау мәсьәләләренә дә күбрәк игътибар итәргә кушучылар булды.

Мобиль кабул итү пункты Түбән Әлки сайлаучылар янында булып, алардан да наказлар алды. Пункт белгечләре наказларның бүген үк “Минем депутат” электрон системасына кертеләчәген әйттеләр. Алар бу системага үз мөрәҗәгатеңне теләсә кайчан җибәреп булуны да искәрттеләр. Моның өчен “Мой депутат” онлайн сайтына кереп, наказ бирергә теләгән депутатны сайлап алырга, андагы юлларны язып тутырырга яисә шылтыратып сөйләшергә була. Шулай ук ватсап аша да наказ җибәрү мөмкинлеге каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев