Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында беренче электр станциясе 1947 елда Базарлы Матакта төзелә

1947 елда Базарлы Матакта беренче электр станциясе төзелә.

Аның динамомашинасы 15-20 киловатт ток бирә. Алынган энергияне төзелеш материаллары җитештерүче урман хәзерләү станциясен эшләтүгә кулланалар, күп кенә учреждениеләрне яктыртуга тоталар.

1950 елларда Кече Чирмешән елгасында Борискино авылында станция төзелеп, Казанның бер заводы ярдәмендә җиһазландырыла.

1963 елда Зәй ГРЭСы төзелгәч, авылларны электрлаштыру темпы үсә. Биләрдә подстанция төзелеп, аннан ток Базарлы Матак подстанциясенә тапшырыла.

1964 елда Чистай электр челтәрләре булдырыла, шул ук елны Базарлы Матак подстанциясе аның составына кертелә. Районнан 14 ир-егет электрик-монтер һөнәренә укыту өчен Чистайга җибәрелә. Базарлы Матакта 36/6 киловольтлы подстанция төзелә.

1974 елда гына мөстәкыйль эшләүче Әлки район электр челтәре оеша. Аны Шәүкәт Вәлиев җитәкли. Авыр шартларда, аз техника, күп кул хезмәте кулланып эшлиләр энергетиклар. Бу чорда район электр челтәренә 20 кеше хезмәт куя.

2001 елдан Татарстанның барлык электр челтәрләре, шул исәптән Әлки РРЭСы да “Челтәр компаниясе” акционерлык җәмгыяте составына керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев