Әлки районында беренче колхозлар оеша
Әлки районы төзелүгә 90 ел
Революция һәм гражданнар сугышы елларында Ташбилге мәктәбе ябыла һәм совет власте урнашкач кына ачыла. Аның беренче укытучысы И.К. Галимов була.
1935 елга кадәр Чуаш Кичүе мәктәбе башлангыч була, 1936 елдан төп мәктәпкә әйләнә. Мәктәпнең беренче укытучысы һәм директоры Ишназаров Зәйнулла Гали улы, беренче завучы Нуруллин Мисалим улы булалар.
1931-1932 елларда Чуаш Шәпкәсе мәктәбе мөдире Глафира Державина һәм укытучы Николай Муштаков, мәктәптә дәресләр үткәргәннән соң, наданлыкны бетерү төркемнәрендә эшлиләр. Бу елларда мәктәптә 120 бала белем ала.
1930 елларда районның күп мәктәпләрендә пионер дружиналары барлыкка килә. Мәсәлән, Юхмачы мәктәбенең “Искра” дружинасы. Күп еллар буе бу дружина белән менә дигән оештыручы Г.В.Челнокова җитәкчелек итә. Пионерлар мәктәптәге барлык чараларда актив катнашалар. Югары Колчурино мәктәбе пионер дружинасының беренче пионер әйдәманы Т.И.Иванова була. 1936-1940 елларда пионер эшен С.С.Долгов һәм П.Л.Барабанов оештыралар. 1941 елдан мәктәптә пионер эше белән А.В.Тимрюкова җитәкчелек итә. Авыр сугыш елларында пионерлар Р.Князьбеева, А.Яганева, А.Самарин, В.Шапеева, А.Евграфова, Л.Мурзин һәм башкалар туган колхозларына бәрәңге алуда булышалар, совет армиясе сугышчылары өчен җылы киемнәр, бүләкләр җыялар. Бу елларда пионер оешмасын үстерүгә район мәгариф бүлеге мөдире Ф.Х.Елизаров та күп көч куя.
1930 елда районда күпләп колхозлар оеша башлый
Алпар авылы территориясендә 1930 елда өч колхоз барлыкка килә: “Комбайн” (иң зурысы), “Социализм” һәм “Тукай”. Алар Иске Алпарда, Яңа Алпарда һәм Аръякта төзелә. Колхоз оештыручыларның берсен – Хатип Хафизовны – “Комбайн” колхозы рәисе итеп сайлыйлар. Бу колхозда беренче вакытларда бары 32 ат сабаны, 70 тимер тырма, 3 молотилка (ашлык сугу машинасы), 5 лобогрейка (ургыч машина) була.
“Победа” колхозы 1930 елда Базарлы Матак авылында оеша. Анда якынча 150 крестьян хуҗалыгы исәпләнә. 1931 елда аларның 3 мең гектар җирләре, көпчәкле 2 тракторлары, 5 чапкычлары, 3 сортировкалары, 4 молотилкалары һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы була.
“Радио” колхозы 1930 елда Иске Әнҗерә авылында төзелә, аның рәисе Фәсах Сәлахов була.
1930 елда Түбән Әлкидә “Яңа ил” колхозы оеша, Шәфикъ Сәлахов аның рәисе, Заһит Саттаров секретаре була. Беренче колхозчылар: Заһит Саттаров, Сәетгәрәй Шәһиев, Имам Мирзаәхмәтов, Заһит Гатауллин, Самат Сәлахов, Каюм Хәйруллин.
“Роза” колхозы 1930 елда Татар Борнае авылында төзелә. Аның беренче рәисе Кара Кәрим була. Колхозда тары ярдыру җайланмасы, йон тетү цехы, җил тегермәне һәм үзләренең кирпеч заводы була.
1930 еллар башында Югары Колчурино авылында “Ваш совет-наш ответ” колхозы оештырыла. 1939 елда әлеге исем “Красная нива” дип үзгәртелә. Төрле чорларда колхоз рәисе булып М.И.Козырев, Н.А.Фурасев, А.С.Максимов эшлиләр. Соңрак бу колхоз “Колчуринский” совхозы итеп үзгәртелә, ул 2004 елга кадәр яши.
1930 елда Чиябаш авылының рус өлешендә 22 йорттан торган “Спартак” артеле төзелә. Аның беренче рәисе Петр Матвеевич Кологреев була. Ул колхоз белән өч ел җитәкчелек итә. Аннан соң колхоз белән коммунист Лапшев Аркадий Алексеевич идарә итә. Хуҗалыкны ныгытуда Сергей Храмков, Е.Авдеев, Николай Чуклов, Паутин, Иван Догадин, укытучы Варвара Анисимова актив катнашалар.
“Тукай” колхозы 1931 елда Татар Чиябашы авылында оеша, ул 26 йорт-хуҗалыкны үз эченә ала. Берникадәр вакыт аның рәисе М.Гайфуллин, аннан соң Әхмәтҗан Әхмәтшин була. 1948-1949 елларда Мулланур Вахитов исемендәге колхозны “Тукай” артеленә кушалар.
Карга авылында 1930 елда Разумов исемендәге колхоз төзелә. Соңрак ул “Танк” һәм “Молотов” колхозларына бүленә. “Танк” колхозының рәисе Шәрифулла Яруллин була, “Молотов” белән Мөкатдир Хисаметдинов җитәкчелек итә.
Ә Салман авылында 1930 елда “Көч” колхозы барлыкка килә, беренче рәисе Николай Михайлович Лонщаков була.
1930 елның 10 августында Еряпкино авылында “Пчела” колхозы оеша.
Бу елларда районның тагын берничә торак пунктында МТСлар төзелә. Базарлы Матакта ул 1931 елда, Салманда 1936 елда, Кызыл Йолдызда 1942 елда барлыкка килә.
Гөлнара Хәлилова,
С.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев