Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында беренче мәртәбә электр тогы астында багана алыштырдылар

Ток астында эшләделәр

Район тарихында беренче тапкыр бүген югары вольтлы (10 мең) электр энергиясе астында терәк баганасы алыштырылды.

Бу бик катлаулы технология. Әлеге эшне башкару өчен өч кешедән торган бригада Зәй шәһәрендә махсус курсларда укулар, өйрәнүләр үтеп кайткан.

Район электр бүлү челтәрләре җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Шәйхетдинов әйтүенә караганда, югары көчәнеш астында баганалар алыштыруны белгечләр бик оста эшләп чыкканнар.  Дөрес, алар моңа кадәр бу хезмәтне түбән вольтлы электр тогы астында күп тапкырлар башкарган булганнар.

Мастер Илсур Гыйниятуллин, электрчылар Рәсим Вәлиәхмәтов һәм Рамис Гайнетдинов бүген Иске Чаллы һәм Яңа Чаллы авыллары арасындагы сафтан чыккан багананы югары көчәнешле электр тогы астында уңышлы алыштыра алганнар. Шулай итеп, утны өзмичә, кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклек тудырмыйча, гаять катлаулы эш башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев