Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында беренче яртыеллыкта малайлар кызларга караганда ике тапкыр күбрәк туган

Елның беренче яртысында район ЗАГС бүлегендә 60 бәбине исәпкә алганнар.

Нарасыйларның 41е – малай, 19ы – кыз. Июнь аенда исә яңа туган 13 бала теркәлгән.

Елның беренче яртысында 17 бала – гаиләдә беренче, 16сы икенче булып туган. Ишле гаиләләр дә арта. 19 нарасый өченче бала булып дөньяга килгән. Җиде гаиләдә –дүртенче, бер гаиләдә бишенче балаларын алып кайтканнар.

Узган айда 4 гаилә төзелгән, ә яртыеллыкта 23 пар никахлашкан. Ни кызганыч, июньдә 5 пар аерылышкан, ә алты айда 13 гаилә таркалган. Тагын бер күңелсез сан – июньдә 26 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән, беренче яртыеллыкта исә 157 кеше вафат булган.

Чагыштыру өчен: 2019 елда июньдә район ЗАГС бүлегендә 10 бәби исәпкә алынган, ә яртыеллыкта 49 бала теркәлгән. Июнь аенда 5 пар никахлашкан (ярты елда – 35), 2 пар араларын өзгән (ярты елда – 17), 18 кеше үлгән (ярты елда – 131).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев