Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бертуган эшмәкәр Шәйхетдиновлар үзәк хастаханәдә ветераннар өчен палатаны ремонтлатты

Эшмәкәр Шәйхетдиновлардан ветераннарга бүләк Бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар Базарлы Матак район үзәк хастаханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен палатага капиталь ремонт үткәрделәр.

Район хастаханәсенең хирургия бүлеге бинасы 70 нче елларда ук төзелгән. Дөрес, бу бинага берничә тапкыр ремонт ясалды. Ә менә Бөек Ватан сугышы ветераннарын дәвалау өчен каралган палаталар шактый искергән иде. Аларны төзекләндерү буенча  район җитәкчелеге эшмәкәрләргә, эре предприятиеләргә мөрәҗәгать итте.

Бу эшкә беренчеләрдән булып Түбән Әлкидән бертуган Шәйхетдиновлар алынды.  Палата чынлап та бик тузган булган. Иң элек идәнен тигезләп бетонларга туры килә. Аның өстенә затлы ламинат җәйгәннәр. Түшәме исә кунак бүлмәсе сыман төрле элементлар белән баетып эшләнгән. Стеналарын тигезләп ясап, матур обой ябыштырганнар. Су, канализация торбаларын алыштырып, аларны стена эченә “яшереп” матурлап тышлаганнар.

Биредә һәр нәрсә күңел биреп, җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп эшләнгән. Санузел бүлмәсенә өр-яңа җиһазлар сатып алып урнаштырганнар. Бу бүлмәнең ишеген коляска белән кереп йөрерлек итеп киңәйткәннәр. Монда юыну гына түгел, душ керү мөмкинлекләре дә булдырылган. Кыскасы, өр-яңага әйләнгән, балкып торган палатада ветераннарыбызга дәвалану, саулыкларын ныгыту өчен бөтен уңайлыклар булдырылган.

Хастаханәнең баш табибы Светлана Одушкина һәм хирургия бүлеге мөдире Арсен Казавов ремонтны сыйфатлы итеп эшләтүләре өчен Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларга рәхмәт белдерделәр.

Бертуган эшмәкәрләр исә үзләренең бу хәйрия гамәлләре турында:  

–Бүген тыныч тормышта рәхәтләнеп яши, иркенләп эшли алуыбыз өчен без

илебез азатлыгын яклап көрәшкән ветераннарыбыз алдында олы бурычлы. Бөек Җиңү көне алдыннан бу аларга тыйнак кына бүләгебез булсын,–диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев