Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Без бергә” республика балалар фестиваленең зона туры үткәрелде

Без үткән атнада кечкенә кунаклар кабул иттек – районда “Без бергә” республика балалар фестиваленең зона туры үткәрелде һәм анда катнашу өчен күрше районнардан халык иҗатын өйрәнүче, аны дәвам иттерергә омтылучы балалар килде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Фестивальнең максаты – туган халкының мәдәни мирасына битараф булмаган кечкенә талантларны ачыклау, аларга үсү мөмкинлеге бирү. Билгеле, үз казаныңда, ягъни мәктәбеңдә, районыңда гына кайнау мондый мөмкинлекне чикли. Ә менә осталыгыңны башкаларга күрсәтә аласың икән, бусы инде белгәнеңне камилләштерү өчен зур стимул. Фестивальгә балалар да, аларның педагоглары да аеруча тырышып әзерләнә бит.

Сәнгать бәйгесен 7-12 һәм 13-17 яшьлекләр арасында хореография, халык җырлары, ансамбльләр, нәфис сүз, мода театры, иҗади гаилә номинацияләре буенча үткәрделәр. Шуның өстенә кулдан ясалган эшләнмәләрдән “Россия сувенирлары” дип аталган күргәзмә дә оештырдылар. Район мәдәният йорты фойесында Аксубай, Нурлат, Спас, Алексеевск районнары балаларының иҗат җимешләре – күп төрле курчаклар, агачтан, балчыктан, тукыма, тире, каен тузы һәм башка материаллардан, хәтта тимердән ясалган бик матур, көнкүрештә кулланырлык әйберләр куелган иде. Аларга сокланмый мөмкин түгел – һәрберсе самими, күңел җылысы биреп эшләнгән, һәрберсе әби-бабаларыбызның балачагы үткән заманнарга алып кайта сыман.

Тик шулай да төп вакыйгалар сәхнәдә булды. Биредә җырга, биюгә оста балалар чыгыш ясады. Аларга составында Татарстанның атказанган һәм халык артисты, филармониянең джаз оркестры җитәкчесе Лидия Әхмәтова, Казан музыка көллияте укытучысы Денис Денисов, республика класстан тыш эшләр үзәге директоры урынбасары Екатерина Чекмарева һәм башка күренекле сәнгать әһелләре булган жюри бәя бирде. Фестивальдә катнашучыларны хуҗалар исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия Мәрдегалләмова сәламләде, яшь биючеләребез күмәк чыгышлары белән сәнгать бәйрәмен башлап җибәрде.

Сәхнәдә күргәннәрне белгечләр бәяләде. Тик шунысын әйтик, кунак балалар да, үзебезнекеләр дә гаҗәеп осталык, иркенлек белән чыгыш ясадылар. Чиста, моңлы тавышлы җырчыларны да, күбәләктәй очып биючеләрне дә, авызларына каратып тотарга сәләтле “тел бистәләрен”дә сокланып күзәтте тамашачылар. Ә жюри әгъзалары кайчак аларны бәяләргә дә онытып җибәрде. Лидия Әхмәтова әнә: “Күңелләребезгә рәхәтлек бирдегез, без бүген эшләп түгел, ял итеп, ләззәт кичереп утырдык”,–дип әйтеп куйды.

Фестивальнең җиңүчеләре әле соңрак аталачак. Шулай да күрше районнардан килгән иптәшләре арасында (көндәшләре дип әйтсәк, “Без бергә” исемле фестивальнең рухына туры килмәс иде) югалып калмаган, киресенчә, сәләтләрен күрсәтеп, йолдыздай балкый алган кайбер яшь талантларыбызны атап үтик әле. Болар җырчылар Динә Гатыйпова, Алсинә Яруллина, Адилә Хәйруллина, Гамил Гыйматдинов (егет үзенә-үзе гармунда да уйнады), “Кәрия-Зәкәрия”, “Ал-гөл” вокаль ансамбльләре, “Счастливчики”, “Жемчужина” бию төркемнәре. Аларны фестивальгә педагоглар Фирдания Хәбибуллина, Илнур Шагалиев, Ирина Смышляева, Любовь Борисовалар әзерләгән.

Нәфис сүз номинациясендә безнекеләрдән Түбән Әлки һәм Алпар мәктәпләре укучылары Динә Садриева, Энҗе Абдуллина осталыкларын күрсәтте. Хузангай мәктәбенең “Такыя” (“Веночек”) мода театры да, Түбән Әлки мәктәбеннән “Без – татар балалары” коллективының Нәүрүз бәйрәменең бер өлешен сәхнәдән күрсәтүе дә кызык булды. Ә “Иҗади гаилә” номинациясендә Яруллиннар гаиләсе (Базарлы Матак) сокландырырлык чыгыш ясады.

Фестиваль – белгәнеңне башкаларга күрсәтеп бәя алу, үзең дә бүтәннәргә карап осталыкка өйрәнү мөмкинлеге ул. “Без бергә” фестиваленең бездә узган туры сәләтле балаларыбыз һәм аларның остазлары өчен шундый үзенчәлекле “мәктәп” булсын иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев