Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Без Татарстанда бергә яшибез” үзешчән сәнгать фестивале старт алды

Районда “Без Татарстанда бергә яшибез” үзешчән сәнгать фестивале башланды.

Ул 2021 – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелә. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина әйтүенчә, фестивальдә барлык авыл җирлекләре һәм оешма-предприятеләр коллективларының катнашуы күздә тотыла. Концерт программаларында районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының җырлары, биюләре, туган җир, халыклар дуслыгы турындагы чыгышлар булачак.

Фестивальне Иске Матак авыл җирлеге үзешчәннәре башлап җибәрәчәк. Бу коллективның концерты 15 октябрьгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев