Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген 10 мең сум түләүне 1600 бала алды

Бүген районда 1600 бала 10 мең сум түләүне алды.

Президент Владимир Путин Указы нигезендә бер тапкырлы әлеге түләү 3 яшьтән 16 яшькәчә балалары булган гаиләләргә билгеләнгән иде. Бүген, 1 июнь иртәсендә, бик күп әти-әниләрнең исәп-хисап счетларына бу акча килеп тә иреште.

Әлки районында Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов әйтүенчә, районыбызда 10 мең сум әлеге түләүне 2500 ләп бала алачак. Ул 1 июньнән түләнә башлады. Һәм беренче көнне үк инде бер тапкырлы мондый түләүгә хокуклы гаиләләрнең 60 проценты аны алды да.

–Гариза тапшырган барлык гаиләләргә бу атнада әлеге акча килеп бетәчәк,–ди Рәис Галләмов. – Ә кемдер түләү алуга мөрәҗәгать итеп өлгермәгән икән, моны әле 1 октябрьгә кадәр эшләргә була. Гаризадан тыш бернинди өстәмә документлар тапшырырга кирәкми.

10 мең сум – аз акча түгел. Ата-аналар бу ярдәмне бик шатланып кабул иткән.

–1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне бит. Бүген иртән счетыма бу акча килеп төшкәч, аны хөкүмәтнең шушы бәйрәмгә бүләге дип кабул иттек,–ди Урта Әлки авылында яшәүче Гөлгенә Гыйниятуллина.

Фираил белән Гөлгенә биш яшьлек уллары Радмирны үстерәләр.

–Балалы гаиләләрнең чыгымнары аз түгел. Шуңа, икебез дә эшләп торсак та, бер тапкырлы бу түләү дә гаиләбез өчен бик кулай булды. Аны улыбызга кием-салымнар алу өчен тотарбыз дибез. Сеңелем гаиләсе, тагын берничә танышларыбыз да бүген әлеге түләүне алган. Алар бу акчага балаларына мәктәп формасы һәм уку кирәк-яраклары алабыз диләр. Кыскасы, әти-әниләр барысы да мондый ярдәм өчен  бик рәхмәтле,–диде безгә Гөлгенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев