Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген 1200 төп агач утырттылар

Бүген районда игълан ителгән “Агач утырту көне” акциясенә барлык оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, мәктәпләр кушылды.

Уртак тырышлык белән авыллар урамнарына 1200 төп агач утыртылды. Болар – чыршы, каен, юкә, миләш үсентеләре. Район урманчылыгы үсентеләрне һәркемгә бушлай өләште.

–Агач утырту көнен без 6 октябрьгә билгеләгән идек. Билгеле, ул көнне дә эшне дәвам итәрбез. Ә яшелләндерүне бүгеннән башларга булдык. Чөнки яңгырлар явып узды, көн аяз, матур тора. Район буенча шактый эш башкарырга өлгердек. Агачлар утыртуны әле җирләр туңганчы дәвам итәргә була,–ди район урманчылыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин.

Хәзер иң мөһиме – утыртылган агач үсентеләрен карап-тәрбияләп, хайваннардан саклап тору. Шул чагында алар матур гына үсеп китеп, авылларыбызны ямьләндерерләр, сулар һавабызны чистартып, кислород белән баетырлар.

Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, урман утыртуга да әзерлек бара. Иртә яздан агачлар утырту өчен бүген урман полосаларын сукалап калдыралар. Киләсе елда карлар эрүгә анда чыршы, нарат, корычагач (ясень) үсентеләре тамырландырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев