Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген 2345 инвалид исәпләнә. Боларның 91 е – балалар

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

  Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, алар турында кайгырту, ярдәм итү максатында булдырылган дата бу. Әлеге уңайдан  декабрьнең беренче ункөнлегендә инвалидлар декадасы үткәрелә. Анда мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен күп төрле чаралар оештыру күздә тотыла.


Тормышның бөтен матурлыгын тоеп яшәү, куйган максатларыңа ирешү өчен беренче чиратта сәламәтлек кирәк. Әмма арабызда  саулыкка туймаучылар да байтак шул. Кемдер тумыштан авыру, мөмкинлекләре чикле булып дөньяга килә, икенче берәүләр яши-яши саулыгын җуя, аварияләргә, төрле бәла-казаларга юлыгып гарипләнә. Ничек кенә булмасын, аларның тормышы ансат түгел. Сәламәт кешегә  вак-төяк тоелган мәсьәлә дә инвалидлар өчен хәл итүе авыр булган катлаулы проблемага әверелергә мөмкин.
Районыбызда бүген 2345 инвалид исәпләнә. Боларның 91 е – балалар. Олылар арасында 261 кеше – беренче төркем, 1104 кеше – икенче төркем, 889ы өченче төркем инвалидлар.
Физик мөмкин-лекләре чикләнгән булса да, аларның байтагы актив тормыш алып бара, эшләп йөри. Районның җәмәгать тормышында катнашучылар, спорт ярышларында, сәхнәдә чыгыш ясаучылар шактый.  Шул ук вакытта өеннән дә чыгып йөри алмаучы, урын өстендә ятучы, һәрдаим кеше ярдәменә мохтаҗ авырулар да бар.
Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Айсылу Садретдинова әйтүенчә, декада вакытында аларның һәркайсына игътибар күрсәтергә, күңелләрен күрергә тырышачаклар. Чаралар инде бүгеннән үк башлана. Мөмкинлекләре чикләнгән райондашларны С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музеена экскурсиягә чакыралар.
6 декабрьдә “Алинә” универсаль спорт залында инвалидлар өчен зур бәйрәм чарасы оештыру планлаштырыла. Биредә  төрле спорт ярышлары да үткәреләчәк. Бәйгеләрдә катнашучылар өчен “Хузангай” җәмгыяте бүләкләр дә әзерләгән. Ярышлардан соң барысы да кафега чәй мәҗлесенә чакырылачак. Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен дә байтак чаралар үткәрү күздә тотыла. Ә район кино учреждениесе инвалидлар өчен төрле кызыклы фильмнар күрсәтергә җыена.
Мәдәният хез-мәткәрләре дә мөм-кинлекләре чикле райондашларыбыз өчен бай программа әзерләгән. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина сүзләренә караганда, декада көннәрендә авыл клубларында тематик кичәләр үткәрәчәкләр. Клуб хезмәткәрләре “Бер тамашачы концерты” акциясен инде башлап җибәргәннәр. Концерт номерлары әзерләп, күчтәнәчләр алып, өйләреннән чыгып йөри алмаган авырулар, өлкәннәр янына баралар, алар белән сөйләшеп, җырлар башкарып күңелләрен күрәләр. Аралашуга зар-интизар булган авылдашлары  мондый игътибарга бик канәгать булып калалар икән.
Сүз дә юк, тормышта авыр хәлгә дучар булган, авыру, исәнсез кешеләр декада вакытында гына түгел, һәрдаим кайгыртуга мохтаҗ. Күршедә, урамыбызда, әйләнә-тирәбездә андый кешеләр бар икән, аларга игътибар   күрсәтик, йомшак сүзебезне, күңел җылысын кызганмыйк. Сынау-бәлаләрнең иртәгә кемгә киләсен беребез дә белми бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев