Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген 27 укучы кабат парта арасына утырды

Урта мәктәп тәмамлаучылар бүген җәмгыять белеме һәм химия фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

Районда җәмгыять белеменнән 20 кеше сынау бирә. Бу чыгарылыш укучылары арасында БДИ өчен иң күп сайлана торган фән. Җәмгыять белеменнән имтихан ике өлештән тора, 29 биремне үз эченә ала. Аларны 3 сәгать 55 минут эчендә башкару зарур.

Химия буенча  7 укучы белемнәрен тикшерәчәк. Бу имтихан ике өлештән, 35 биремнән тора. Аларны үтәү өчен 3,5 сәгать вакыт бирелә.

Имтихан тапшыручылар нәтиҗәләрне 30 июльдән дә соңга калмыйча белә алачак.

Җәмгыять белеме буенча БДИда минималь балл – 42, химия буенча – 36. Шуннан кимрәк баллар җыйса, чыгарылыш укучысы мондый нәтиҗәләр белән вузга керә алмаячак.

Мәгълүм булганча, быел БДИны вузга керергә җыенучы  чыгарылыш укучылары гына тапшыра. Барлык укытучылар, оештыручылар имтиханда битлек һәм перчаткалардан була. Мәктәпкә кергәндә медицина хезмәткәрләре һәркемнең температурасын үлчиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев