Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген 46 кеше рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыра

Бүген, 6 июльдә, чыгарылыш укучылары мәҗбүри дәүләт имтиханы – рус теленнән сынау бирә.

Мәгълүм булганча, быел БДИ коронавирус пандемиясе аркасында кичектерелде. Беренче имтиханны унберенчеләр 3 июльдә тапшырдылар.

Быелгы чыгарылыш укучылары өчен тагын бер үзенчәлек  - Бердәм дәүләт имтиханнарын вузга керергә теләге булганнар гына тапшыра. Районда урта мәктәпне 56 кеше тәмамлый. Аларның 45е БДИ тапшырырга теләк белдергән. Үткән еллардагы чыгарылыштан тагын бер егет дәүләт имтиханнары тапшыра. Шулай итеп, рус теленнән белемнәрен бүген 46 кеше сынаячак.

БДИ Базарлы Матак урта мәктәбе базасында уза. Имтихан вакытында барлык саклык чаралары үтәлә. Аудиторияләр зарарсызландырып җыештырыла, имтиханда катнашучы һәр кешенең температурасы үлчәнә, куллары антисептиклар белән эшкәртелә. Оештыручыларның битлек һәм перчаткалардан булуы мәҗбүри.

Рус теленнән БДИ 3,5 сәгать (210 минут) дәвам итәчәк. Имтихан эше ике өлештән тора, 27 биремне үз эченә ала (содержит).

Рус теленнән БДИ нәтиҗәләре теләсә кайсы вузга укырга кергәндә кирәк. Рус теле буенча вузга узу өчен имтиханны ким дигәндә 36 баллга тапшыру зарур.

6 июльдә имтихан тапшыручылар аның нәтиҗәләрен 20 июльдән дә соңга калмыйча белә алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев