Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген буран дулый: юл хезмәтчәннәре кичәдән бирле көчәйтелгән режимда эшлиләр. Фото

Бүген буласы көчле буран хакында юл хезмәтчәннәре алдан хәбәрдар булып, көчәйтелгән режимда эшләргә әзерләнеп торганнар.

Быелгы кыш үзенең холкын күрсәтепме күрсәтә. Зыкы салкыннар белән дә сынады ул, ишеп карлар да яудырды, дуамал бураннарын да эшкә җикте. Бу атнаның пәнҗешәмбесендә буран бигрәк тә көчле булды. Юл эшчеләре бу көннәрдә йокы-ял белән исәпләшми хезмәт куялар.

“Алексеевскдорстрой”ның Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, алар табигатьнең бу сынавы хакында алдан ук белеп, әзерлек чаралары күреп торганнар. 6 сыннан 7 февральгә каршы төндә җиде “КамАЗ” район юлларыннан кайтып керми эшләгәннәр. Алар бит 322 километр озынлыгындагы  юлны карап торалар. Бүген  иртәдән җиде “КамАЗ”, өч грейдер, өч МТЗ тракторы эшләсә, төштән соң аларга тагын биш “КамАЗ” өстәлгән.

Юл хезмәтчәннәре иртәгә дә көчәйтелгән режимда эшләргә җыеналар. Буран 8 февраль иртәсенә кадәр дулаячак, дип кисәтә синоптиклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев