Район үзәге Базарлы Матак читендә, газ эксплуатацияләү оешмасы янындагы автомобиль юлында бүген иртән ике йөк машинасы бик каты бәрелешкән.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, авария сәгать 6 да булган. “Беренчел фараз буенча, МАН йөк машинасын йөртүче руль артында йоклап киткән, нәтиҗәдә машина каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм юл читендә торучы “КамАЗ” машинасына килеп бәрелгән”, ди районның баш автоинспекторы. Машиналар бик нык ватылган. Бәхеткә, кешеләр зыян күрмәгән.
Нет комментариев