Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген ВИЧ-инфекцияле 22 кеше исәптә тора

19 май – Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көне.

Һәр елны майның өченче якшәмбесендә бөтен дөньяда СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Дөнья җәмәгатчелегенең игътибарын  СПИД белән авыручылар һәм ВИЧ-инфекциялеләр проблемаларына, бу чирнең дөньяда таралуы мәсьәләсенә җәлеп итү максатында оештырылучы әлеге акция быел 36 нчы мәртәбә уза.

ВИЧ-инфекциянең тиз таралуы һәм аның риск төркеменнән (инъекцияле наркотиклар кулланучылар, тәртипсез җенси тормыш алып баручылар һ.б.) чыгуы медицина җәһәтеннән һәм социаль яктан глобаль проблемага әйләнде.

Районыбызда бүген ВИЧ-инфекцияле 22 кеше исәптә тора. Аларның сигезе – хатын-кызлар, 14 е ир-атлар. Өч кеше быелның беренче кварталында исәпкә куелды. ВИЧ-инфекцияле аналардан 6 бала туды. Булачак әниләргә үзвакытында химия профилактикасы үткәрелү нәтиҗәсендә нарасыйлар сәламәт булып дөньяга аваз салды.

Кызганыч, әле  ВИЧ-инфекциядән саклый торган вакцина яки прививка уйлап табылмады. Бу куркыныч инфекцияне йоктырудан саклану өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү бик мөһим. Аларны кабат исегезгә төшерәбез. Һәр җенси акт вакытында презервативлар файдалану зарур. Беркайчан да инъекцияле наркотиклар кулланмагыз!

Истә тотыгыз: ике партнер да ВИЧка тест узып торса һәм бер-беренә тугрылык сакласа гына  никах һәм даими мөнәсәбәтләр әлеге яман инфекция белән зарарланудан калкан булачак.

ВИЧ-инфекцияне тышкы билгеләр буенча ачыклау мөмкин түгел. ВИЧка тест узу – канда вирус бармы–юкмы икәнлеген белүнең бердәнбер ышанычлы юлы. Шуңа да даими тикшеренеп тору бик мөһим.

Сәламәт булыгыз, бер-берегезне саклагыз!

Гүзәл Хәбибуллина,

район үзәк хастаханәсенең табиб-эпидемиолог ярдәмчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев