Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүгенге көндә 250 дән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлеп эшли.

Алар арасында өйләрендә тәм-том пешереп сатучылар, йөк ташучылар, төзүчеләр, эретеп ябыштыручылар, машина юучылар, чәч кисүчеләр һәм башкалар бар.

Районда үзмәшгульләргә хокукый консультатив ярдәм күрсәтүче белгеч Айрат Вәлиев әйтүенчә, эшчәнлекне шулай оештырып, закон нигезендә эшли алу мөмкинлеге бик күпләргә ошый.

–Үзмәшгульлек принципларын, әйтерсең, кешеләр күптән көткән. Физик затларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр нибары 4 процент салым түли һәм моны мобиль телефонга салынган кушымта ярдәмендә бик ансат эшли ала бит. Бусы да кызыктыра аларны. Шәхси эшмәкәр булып киткәч кенә бүтән салым режимына күчәләр,–ди ул.

Чәч кисүче Рима бу эш белән күптән шөгыльләнә, тәҗрибәсе дә, осталыгы да зур.

–Әмма үзмәшгуль булып теркәлгәч кенә үземне ыәанычлы хис итә башладым,–дип сөйли ул да. Һәм башка үзмәшгуль әлкилеләр дә аның белән бер фикердә.

 

Тулырак мәгълүмат www.tvoedelo.pro. сайтында

www.tvoedelo.pro.

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/10/09/664820/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев