Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында битлек-пирчәткә режимын тикшерүчеләрне нәрсә гаҗәпләндергән?

Районда бүген Дәүләт алкоголь инспекциясенең ТР буенча Чистай территориаль органы начальнигы Александр Панов булды һәм сәүдә нокталарында COVID-19га каршы саклану чараларының үтәлешен тикшерде.

Роспотребнадзор таләпләре нигезендә кибетләрдә сатучылар битлек һәм пирчәткәдән, ә сатып алучылар һичшиксез битлектән булырга тиеш. Тикшерү үткәрелгән объектларда бу таләпләрнең төгәл үтәлүеннән инспекция начальнигы бик канәгать калды.   

  • Әлкилеләрнең законтыңлаучан булуы, үзләренең һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең саулыгына сак каравы мине бик сөендерде. Закон таләп итмәсә дә, кайбер сатып алучыларның пирчәткәдән булуы бигрәк тә уңай тәэсир калдырды, хәтта гаҗәпләндерде, - ди Александр Панов.

Белгеч кибет хезмәткәрләренә “Кулланучылар хокукларын яклау турында” законның яңа басмасын алып килгән иде. Ул сатучыларга һәм сатып алучыларга йогышлы чирләргә каршы индивидуаль саклану чараларын куллану зарурлыгын искәртте, моның беренче чиратта кешенең үз саулыгы өчен мөһим булуын аңлатты. Битлек режимын бозучыларны административ җаваплылыкка тарту, штраф салу каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев