Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында битлек режимын бозган өчен барысы 625 кеше административ җаваплылыкка тартылган

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә республикада чикләү чаралары кертелде. Шул исәптән җәмәгать урыннарында һичшиксез индивидуаль саклану чаралары кулланылырга тиеш.

Аерым алганда, сәүдә, хезмәт күрсәтү объектларында, дини биналарда, транспорт чараларында, шулай ук таксида, парковкаларда, халык күпләп була торган башка урыннарда битлек яисә респиратордан булу мәҗбүри.  Халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында эшләүчеләрнең исә битлектән һәм пирчәткәдән булуы таләп ителә.

Әлеге чикләүләрне бозган өчен кисәтү яисә административ штраф салу каралган. Гражданнарга штрафның күләме 1 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 10 меңнән  50 мең сумга кадәр, юридик зат хасил итмичә эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләргә – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Әгәр чикләү кагыйдәләрен үтәмәү очраклары кабат күзәтелсә, гражданнарны 15 меңнән 50 мең сумга кадәр штрафка тарту карала. Вазыйфаи затлар өчен бу очракта административ штрафның күләме 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итә, яисә алар бер елдан өч елга кадәр срокка дисквалификацияләнергә мөмкин. Юридик зат хасил итмичә эшмәкәрлек эшчәнлеге белән  шөгыльләнүчеләргә һәм юридик затларга мондый бозу өчен 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр административ штраф яисә эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр туктатып тору яный.

Быелның апреленнән бүгенгә кадәр районда 625 кеше чикләүләрне бозган өчен  административ җаваплылыкка тартылды. Аларның 23енә карата  битлек режимын кабат бозган өчен чара күрелде.

Административ җәза билгеләгәндә судья хокук бозуның характерын, җавапка тартылучының шәхесен һәм мөлкәти хәлен, аның саулыгын, шулай ук кылган гамәленә мөнәсәбәтен дә исәпкә ала.

Эпидемия шартларында һәркемгә йогышлы чирләрдән саклануның элементар кагыйдәләрен үтәү бик мөһим. Әйләнә-тирәдәгеләр белән хәвефсез дистанция саклагыз, битлек киеп йөрегез, кешеләр күп җыелган урыннарда булмаска тырышыгыз. Үзегезне һәм башкаларны коронавирустан, шулай ук бүтән инфекцияле чирләрдән саклагыз.

 

Лилия Шәфикова, судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев