Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бөртеклеләр 90 проценттан артык мәйданда суктырылды

Урак ахырына якынлаша

Районда бөртеклеләр урагы төгәлләнүгә таба бара. 33 мең 553 гектарда үстерелгән игеннәрнең 30 мең гектардан артыгы җыеп алынды. Бу 90 проценттан артык мәйданда бөртеклеләр суктырылган дигән сүз.

Уңыш гектардан уртача 25,6 центнер чыга. “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыкларында бөртеклеләр урагы башлыча төгәлләнде. “Хузангай” комбайнчылары бу көннәрдә арпа суктыруда эшлиләр. Аларның тагын 1 мең гектарда әлеге культураны җыеп аласылары калды. Шулай ук фермер хуҗалыкларында 500 гектар мәйданда язгы бодайны суктырасы бар.

Бер үк вакытта районда кукурузны силоска салу эшләре дәвам итә. Маллар өчен әлеге сусыл азык 6 мең тонна хәзерләнде инде.

Район хуҗалыкларында быел 21 мең гектарда уҗым культуралары чәчү планлаштырылган иде. Бу эш 18 мең гектарда башкарылды. Көзге чәчүне 10 сентябрьгә төгәлләү бурычы куела. Һава торышы әйбәт торса, игенчеләребез әлеге эшне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев