Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Бөтендөнья чиста куллар көнен билгеләп үттеләр

15 октябрьдә бөтен дөньяда чиста куллар көне билгеләп үтелә.

Әлеге көн кешеләргә кулларны юуның сәламәтлек өчен ничек мөһим булуын искәртә, моны өйдә дә, аннан читтә дә гадәти гамәл итәргә өнди. Бөтендөнья чиста куллар көне “Чиста куллар гомерне саклый” девизы астында уза. Чөнки бит бу гади генә процедура күп йогышлы чирләр, шул исәптән кискен респиратор авырулар белән көрәшергә ярдәм итә. Бүген, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янаганда, кулларның чисталыгы бигрәк тә актуаль. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда,  җәмәгать урыннарыннан кайткач, җәмәгать транспортында йөргәннән соң, бәдрәфтә булгач һәм ашар алдыннан кулларны сабынлап юу йогышлы чирләр белән зарарлану куркынычын 40 процентка кадәр киметә.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья чиста куллар көнендә Базарлы Матак урта мәктәбе һәм гимназиянең башлангыч сыйныфлар укучылары өчен мавыктыргыч һәм файдалы чара үткәрделәр. Алар чисталык-пакълек сөюче әкият пресонажы Мойдодыр һәм аның дуслары сыйфатында балалар белән очрашуга килеп, кулларны юып йөрүнең зарурлыгын уеннар аша аңлаттылар. Малайлар-кызлар Мойдодырга кулларын гел юып йөрергә сүз бирделәр, “моны бүтәннәргә дә аңлатырбыз, әти-әниләргә дә әйтербез”, диделәр.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев