Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Бөтенроссия Уяв бәйрәменә әзерлек бара

​​​​​​​Быел районыбызда узасы Бөтенроссия Уяв чуаш халык бәйрәменә тулы әзерлек эшләре бара. Бәйрәмгә төрле төбәктән 10 меңләп кунак килүе көтелә.

 

Уявка әзерлек мәсьәләсе район башлыгы Александр Никошин, инвесторыбыз Иван Казанковның көндәлек контролендә.

Иван Казанков бәйрәм үтәсе Сихтермә-Хузангай авылы янындагы мәйданда корылмалар булдырып халыкның көнкүрешен, яшәешен күрсәтүне максат итеп куя. Хәзер Уяв үтәсе урында агачтан кирмән, элеккеге заманны хәтерләткән алачыклар, өйләр төзелә.

Автомобиль трассасының Сихтермә-Хузангайга барган урынына зур баннер ясап куйганнар. Горур Атилла рәсеме сурәтләнгән әлеге баннер янында фотоларга төшү мөмкинлеге тудырылган (олы юлдан баскыч, тротуар ясалган).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев