Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында буген Халыклар бердәмлеге көненә hәм Татарстан Конституциясе көненә багышланган зур ярминкә булды

Базарлы Матак авылында буген ноябрь бәйрәмнәре уңаеннан зур ярминкә булды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси хуҗалык тотучылар сатуга бик куп төрле товарлар алып чыкканнар иде. Сыер итен (килосы 280 сум),каз(килосы 400 сум),урдәк, куркә(килосы 300сум) тушкәләрен халык бик теләп алды. 12 сумнан кәбестә дә бик тиз "очты". Алма ,яшелчәләр, тозлы гөмбә, сөт, эремчек кебек ризыкларны, гөлҗимешне, мәтрушкәне дә сатып алучылар куп булды." Хузангай" ҖЧҖ алып килгән көрпә( 7 сум) hәм бодай (10 сум) шулай ук тиз сатылды.                             

hәрвакыттагыча, ярминкәдә мәктәпләр актив катнашты. Аларның куп төрле товарлар белән тулы сәудә өстәлләре беренчеләрдән булып бушады.                

 Кыскасы, мул товарлы ярминкә әлкилеләр куңеленә хуш килде. Купләр анда көз нигьмәтләре белән запасланып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев