Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында буген яшьләр җыены булды.

Традицион яшьләр форумына студентлар, өлкән сыйныфлар укучылары,яшь белгечләр--300дән артык кеше җыелды.

Фоторепортаж

Аларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Александр Федорович егетләрне hәм кызларны белгечлек алгач туган районыбызга кайтырга чакырды, бездә хәзер заманча авыл хуҗалыгы предприятиеләре ачылуын,яңа эш урыннары булдырылуын,яшәу өчен яхшы шартлар тудырылуын билгеләп утте. Аннан соң ул район тормышында актив катнашучы яшь белгечләргә hәм студентларга Почет грамоталары тапшырды. Яшьләр узләре дә суз алдылар. Шунысы сөенечле,аларның байтагы укуны тәмамлагач районга кайтырга теләвен белдерде.   Форумда Татарстан яшьләр эшләре министры Анна Захматова,якташларыбыз--Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, Казан дәуләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры Альберт Галиуллин катнаштылар hәм чыгыш ясадылар.            Аннан соң очрашу "Алинә" универсаль спорт залында дәвам итте. Биредә кунаклар районның иң оста спортчылары чыгышларын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев