Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында булган авариядә 5 кеше зыян күргән

29 июль иртәсендә Алексеевск-Югары Колок автоюлының 61 нче километрында булган авариядә биш кеше зыян күргән.

Юл-транспорт вакыйгасы  5.46 сәгатьтә була. Түбән Әлки-Югары Колчурино  юллары чатында ике транспорт чарасы бәрелешә. Беренчел мәгълүматлар буенча, җиңел автомобиль йөртүчесе Югары Колок ягыннан Алексеевскига таба барганда юл хәрәкәте кагыйдәсен боза – алда хәрәкәт итүче транспорт чарасына кадәр булырга тиешле хәвефсез дистанцияне сакламый. Нәтиҗәдә машина юллар чатында сулга таба борылу маневры  ясаучы автобуска килеп бәрелә. 

 

Авариядә зыян күреп, 5 кеше район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, юл-транспорт вакыйгасының сәбәпләре, шартлары тикшерелә.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев