Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында булган юл һәлакәтенең беренчел сәбәпләре аталды

Районыбызда кеше үлеменә китергән юл-транспорт вакыйгасының беренчел сәбәпләре аталды.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясе утырышында узган атнада Базарлы Матак һәм Урта Биктимер авыллары арасында булган фаҗигагә китергән сәбәпләр хакында сүз барды. 13 мартта 20 сәгать 50 минутта Алексеевск-Югары Колок автотрассасының әлеге участогында йөк автомобиле җәяүле ир-атны таптаткан иде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин әйтүенчә, һәлакәт юлның яктыртылмый торган өлешендә булган. ГАЗ-САЗ машинасы йөртүчесе алда барган “Скания”не узарга дип каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Нәтиҗәдә ул юл буйлап атлаучы җәяүлене бәрдерә. Шофер: “Җәяүлене соңгы секундта гына күрдем, машинаны туктатып өлгерә алмадым”,–дип аңлаткан. 50 яшьлек  ир-ат алган җәрәхәтләрдән фаҗига урынында вафат була. Әлеге хәл буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

Рәис Сафин искәртүенчә, җәяүленең киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булмау һәлакәткә китергән төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Дөм караңгыда машина йөртүче аны күреп өлгерә алмаган. Статистика күрсәткәнчә, машина астында калып үлү очракларының күпчелеге тәүлекнең караңгы сәгатьләренә туры килә. (по статистике, основная доля наездов со смертельным исходом приходится на темное время суток). Шуңа күрә дә караңгыда җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булу бик мөһим.

Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов яктылык кайтаргыч элементлар куллану зарурлыгын киң пропагандалау, әлеге элементларның сәүдә нокталарында булуын контрольгә алу бурычын куйды. Утырышта шулай ук оешма-предприятиеләргә үз эшчеләрен махсус эш киемнәре белән тәэмин иткәндә аларның яктылык кайтаргычлы  булганнарына өстенлек бирүләрен сорарга дигән карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев